Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2016

Дөнья инвесторлары Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынган

Кичә Босниянең Мостара шәйәрендә дөньяның инвестицилн агентлыклары җитәкчеләре барысы да эшләнеп беткән кебек тоелганда эшләрне дәвам итүнең ничек әһәмиятле булуы, проект тәмамлангач инвесторга бирелгән игътибарның нинди файда китерүе һәм инвестицияләр җәлеп итүгә нәрсә комачаулавы турында сөйләштеләр. Форум WAIPA (World Association of Investment Promotion Agencies) - Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе һәм Бөтендөнья банкы химаясендә уза. 

Конференциядә халыкара экспертлар, хөкүмәт җитәкчеләре, дөньяның төрле илләреннән шәхси сектор һәм инвестицион агентлыклар вәкилләре, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, шул исәптән Талия Миңнуллина җитәкчелегендә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы делегатлары катнаша. 

Кичә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе форумның панель дискуссиясендә катнашты. Моннан тыш, ул җирле федераль мәгълүмат чараларына Россия базары мөмкинлекләре турында интервью биргән, ә аңа нәкъ менә Татарстан аша керү отышлы.

"2015 елда Татарстанга 520 млн доллардан артыклык инвестицияләр җәлеп ителде. Республика дөньяның 30дан күбрәк иле, шул исәптән Көньяк-Көнчыгыш Европа - Австрия һәм Словакия илләре инвестиция кертте. Татарстан Россиядә бизнес белән шөгыльләнү өчен әйбәт климат буенча лидерлык позицияләрен били. Безгә халыкара хезмәттәшләребезнең нәрсә эшләүләре мөһим. Без дөньяда көндәшлек итәбез һәм туры инвестицияләр өчен көрәштә Россиянең алдынгы төбәгендә дөнья тәҗрибәсен вакытында туплау кирәк", - дип билгеләп үткән Талия Миңнуллина.

Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20