Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.08.2016

Дөньякүләм танылган татар баянчысы Айдар Гайнуллин "Үзгәреш җиле" фестивалендә чыгыш ясачак

Исеме дөньяга билгеле баянчы, танылган вокалчы һәм композитор, кинематография сәнгате академигы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Гайнуллин “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале өчен соло номерлар өйрәнә, репетицияләр ясый.

Баянчылар һәм аккордеончыларның барлыгы 18 халыкара конкурсы лауреаты бу җәйдә Казанга Татарстанның аккомпанемент һәм соло номерлары проекты оркестры белән репетицияләр үткәрү өчен килгән.

Фильмнарга язган көйләре өчен “Ника”, “Белый слон”, “Кинотавр” премияләре алган әлеге шәхес, “Үзгәреш җиле” проекты Татарстанга бик кирәкле, дип саный. “Бу проектны Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә, ягъни Германиядә күрсәтеп булырлык итү өчен бар тырышлыгымны куярга телим. Зур гына дөньякүләм тур ясарлык булачагына ышандырам. Чыннан да, Татарстан турында дөньядагы барлык кешеләр дә белсеннәр иде”, - диде музыкант “Татар-информ” агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәдә.

Артист хәзер Берлинда яши, ләкин Россиядә дә еш була – дөньякүләм танылган пианист Денис Мацуев белән уртак концертлар куя, П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында, Мәскәү Музыка йортында абонементларда катнаша. Шул ук вакытта Казанга аерым хисси мөгамәләдә ул. “Мин Казанда һәрвакыт зур канәгатьлек белән чыгыш ясыйм, чөнки мин - саф татар кешесе. Биредә булу, Татарстанның йөрәгендә булу, минем өчен - бик тетрәндергеч халәт. Һәм мин соклану, таңга калу хисләре кичерәм”, - дип ачыктан-ачык әйтте агентлык әңгәмәдәше Айдар Гайнуллин.

Баянчының туган апасы Казанның үзендә, әти-әнисе Чувашиядәге Кызыл Чишмә авылында гомер итә икән. “Алар лаеклы ялда, хәзер авылда яшиләр. Анда табигать бик матур, урманы, елгасы бар һәм аларга ул җирләр бик ошый”, - дип сөйләде А.Гайнуллин.

Артист фестиваль программасында үзенең ничә соло номеры булачагын әле ахыргача хәл итмәгән. Хәер, әзерлек эшләре, репетицияләр октябрь ахырына кадәр дәвам иттереләчәк. “Хәзер проект азагынача үткәрелмәгән, ләкин мин җитәрлек кадәр күп һәм төрле номерга җәлеп ителгәнмен. Соло номерлары өчен аранжировкалар әзерләргә кирәк”, - дип сөйләде Айдар Гайнуллин бу мәсьәләдә.

Биредә шуны билгеләп үтик: әлеге музыкант башкаруындагы көйләр дөньяның иң шәп концерт залларында яңгырый. Берлин филармониясенең Зур залы, Gaveau (Париж), Wigmor (Лондон), Кеннеди-үзәк (Вашингтон) заллары, Мәскәү халыкара музыка йорты, Дәүләт Кремль сарае һ.б. күренекле урыннарда аны тыңлау бәхетенә ирешкәннәр. Баяннан кала, аккордеонда да уйный ул. Мәктәптә укыганда ук халык уен коралларында уйнаучылар арасындагы конкурсларда призлар яулап кайткан. Студент елларында халыкара ярышларда иң зур премияләрне откан: Дөнья Кубогы (Лондон), Klingenthal (Германия), Arrasate Hiria (Испания), Castelfidardo (Италия) һ.б.лар. Берничә фондның стипендиаты булуга ирешкән: “Яңа исемнәр”, Мстислав Ростропович ис., “Рус башкару сәнгате”, DAAD. Айдар Гайнуллин әле Мәдәният министрлыгы аның турында төшерә торган фильмда иң яшь башкаручылардан булып чыккан икән.

Россия музыканты осталыгын музыка белгечләре генә түгел, югары даирәдәгеләр дә югары бәяләде: Михаил Горбачев, Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Ислам Кәримов, Жак Ширак, Ким Чен Ир, Испания королевасы София, Нидерланд королевасы Беатрикс, Грециянең элеккеге принцессасы Ирина, Иордания принцы Хәсән бин Талал, Даниянең принц-консорты Хенрик, Кувәйт әмире Җабер әл-Сабах, Европа шәһәрләре мэрлары.

Искәртеп үтәбез: “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале шоу-концертлары 5 һәм 6 ноябрьдә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булачак. Билетлар 6 сентябрьдән сатуга чыгарыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20