Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2015

Доллар 70 сумга кадәр күтәрелгән

 11-12 февраль көннәрендә Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты “Татар телендәге мәгълүмати киңлек: торышы һәм үсеш перспективалары” исемле фәнни-гамәли конференция уздыра.

Татар журналистикасының 110 еллык юбилеена багышланган чараның актуальлеге соңгы ике дистә елда татар телендәге гаммәви мәгълүмат чаралары эше тәҗрибәсен гомумиләштерүгә, милли журналистика үсеше өлкәсендәге яңа күренешләргә анализ ясауга ихтыяҗ тууы белән аңлатыла. Конференцияне оештыруда Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге катнашачак.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында татар журналистикасы теориясе һәм тарихының аз өйрәнелгән яки бөтенләй өйрәнелмәгән проблемаларын күтәрү планлаштырыла: татар матбугаты тарихын өйрәнү проблемалары; журналистлык осталыгын камилләштерү юллары һәм алымнары; татар журналистларының мирасын өйрәнү проблемалары; татар мәгълүмати кырында яңа технологияләр; Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү бурычлары; Татарстанда икетеллелекне тормышка ашыруда массакүләм коммуникация чараларының роле; матбугатта, радиода, телевидениедә, шулай ук Интернет челтәре киңлегендә татар теленең гамәлдә тору проблемалары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20