Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

Доллар бәясе ныгу фонында нефть хакы төшкән

Дүшәмбе доллар бәясе ныгу фонында, шулай ук  АКШта эшләүче бораулау җайланмалары саны арту турындагы мәгълүматлар бастырылганнан соң нефть бәясе түбәнәя. 

Baker Hughes Inc. нефть-сервис компаниясе җомга  көнне кич белән хәбәр иткәнчә, АКШта эшләүче бораулау скважиналары 387гә кадәр арткан. Моңа кадәр берничә атна дәвамында әлеге күрсәткеч төшкән генә иде һәм ул хәзер узган елның әлеге чорыннан 50 процентка кимрәк. Шул ук вакытта АКШта нефть табу 7 процентка азайган. 

Лондон биржасында Brent маркалы нефтькә май фьючерслары барреле 40,90 долларга кадәр кимегән, дип хәбәр итә "Интерфакс" Bloomberg агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән.

Нью-Йорк товар биржасы электрон сатуларында WTI маркасына апрель аена контракт бәясе барреле 38,88 долларга кадәр төшкән.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20