Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2016

Домодедово 9 нчы июльдә узачак Сабан туена әзерләнә

 9 нчы июльдә Домодедово шәһәр округының “Елочки” мәдәният һәм ял паркында “Сабан туе-2016” XI Гомумшәһәр татар милли-мәдәни бәйрәм узачак.

Домодедово – Мәскәү яны өлкәсендә Сабан туе ел саен уза торган бердәнбер шәһәр. Узган елда анда 6 меңгә якын шәһәр халкы һәм кунак катнашкан. Домодедоводагы Сабан туе – Мәскәү өлкәсендә генә түгел, Россиянең иҗтимагый-мәдәни тормышында да әһәмиятле вакыйга.

Сабан туена күп кенә шәрәфле кунаклар чакырыла, шул исәптән Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләреннән. Бәйрәмне 10 ел дәвамында Домодедово шәһәр округы башлыгы Л. Ковалевский һәм җирле татар милли-мәдәни автономия рәисе Ф. Солтанов оештыра.

Танылган татар җырчылары, Домодедовоның үзешчән коллективлары катнашында бәйрәм концерты, төрле конкурс, мавыктыргыч уеннар, милли көрәш – Сабан туенда бар да булачак. Соңгы елларда Домодедоводагы гомумшәһәр Сабан туена республиканың Яңа Чишмә районыннан делегация килә. Татарстанлылар үз артистларын гына китереп калмый, парк территориясендә татар гаиләләренең көнкүреш элементлары белән татар йорты ишегалдын җәелдерә.

Домодедово шәһәр округындагы “Сабан туе” гомумшәһәр бәйрәме – алкоголь эчемлекләрсез уза торган бәйрәм, диелә “Москва Татарская” сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20