Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2017

Дошман очучыларның яшәү өчен көрәштә дуслашулары сурәтләнелә

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналында хәрби вакыйгаларны үз эченә туплаган «В белом плену» нәфис фильмы күрсәтелә. Ике дошман якның яшәү өчен бергә көрәшүе дөньяның төп кыйммәтләреннән читләшкән җитәкчеләргә яхшы үрнәк булуга әверелә.

Кышның салкын бер көнендә Норвегия күгендә ике дошман самолетының кискен бәрелеше башлана. Самолетлар алман һәм инглиз хәрби күк гаскәрләренә карый. Бер-берсенә көчле зыян китерү бәрабәренә, ике самолетка зур зыян килә һәм алар кеше аяк басмаган Норвегия урманына килеп төшәләр.

Тышкы дөньядан аерылган вакытта, дошманнар бер-берсенә ярдәмләшеп, бергә-бергә яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр. Авыр шартлар һәм бер-берсенә таяныч булу дошманнарны акрынлап дусларга әйләндерә бара.

Хәрби вакыйгаларга корылган «В белом плену» нәфис фильмын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында якшәмбе, 10 нчы декабрь, 5:00 һәм 23:00 сәгатьләрдә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!