Дөрес фикерне “Таяну ноктасы” суррогат аналык мәсьәләсендә эзләп карый

Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы суррогат аналык темасына әңгәмә оештыра. Чыгарылышның исеме «Тапкан түгел, баккан ана» дип атала. Суррогат яки кыралак әниләр турында бәхәс бүгенге көндә яңа сулыш алды.
Канун төрле илләрдә бу иҗтимагый күренешне я бер тыя, я бер рөхсәт итә. Җәмгыятьтә ике төрдәге фикер бүгенге көнгә кадәр яшәп килә һәм алар арасыннан дөресен сайлап алу дәүләтнең үз шәхси эше исәпләнә.
Гаилә темасы
Россиядә суррогат ана программасы законлы нигездә 1995 нче елдан бирле эшли. Ул чорда советлардан соңгы беренче Гаилә кодексы кабул ителә. Мондый төр хезмәтне экстракорпораль аталандыру ярдәмендә медицина үзәкләрендә күрсәтәләр. Татарстанда бу - Республика клиник хастаханәсенең Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге. Суррогат ана — баласыз парлар өчен соңгы мөмкинлек. Алар бу адымга балага узуның барлык вариантларын, шул исәптән ЭКОны да сынап караганнан соң бара.
Гаилә мәсьәләсенә бәйле кыралак әниләр темасы турында үз фикерләрен студия кунаклары белдерә: Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече,
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны чәршәмбе, 12 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова