Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2017

Дөрес яшәү серләренә «Бьютифул» фильмы өйрәтә

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы яшәү мәгънәсе хакында уйланырга чакырган «Бьютифул» фильмын күрсәтә. Санаулы мизгелләре калган герой үз гомерен мәгънәле төстә тәмамлау өчен төрледән-төрле юллар эзли башлый.

Хатыныннан аерылган ике бала атасы Уксбаль – Барселона шәһәренең күләгәле дөньясы өчен үз кеше. Тәртип саклау органнары өчен ул – закон бозучы, ә эш урыны табып  биргән иммигрантлар өчен – игелекле фәрештә. Уксбаль, үзенең дәвалана алмаслык дәрәҗәдә авырганлыгын белгәч, акрынлап үлеменә әзерләнә башлый...

Калган көннәрен Уксбальның бушка уздырасы килми. Бары үзеңә күпме яшисе калганын белгән очракта гына, үз хата-ялгышларың һәм аларны төзәтү хакында уйлый башлыйсың икән. Ялгыз ир бу эшләрнең барысын да башкарырга өлгерерме? «Бьютифул» фильмы үлем турында сөйләми, ул калган гомернең ничек файдалы уздырылырга тиешлеге хакында өйрәтә һәм тагын күп дәресләр бирә. Үзеңнең тулы гомереңне шулай уздырасы урынга, кеше соңгы мизгелләрендә генә дөрес юлдан атлап бара. Кеше гомере аның янәшәсеннән генә узып китә. Без үзебезне бүген белән түгел, ә иртәгә белән яшәргә ияләштергәнбез. Без үзебезне бүген бәхетле итәсе гамәлләрне түгел, ә иртәгә сендерәселәрен кылабыз. Бу дөрес түгел. «Бьютифул» фильмы шушы сорауларга җавап эзли.

Кирәкле дәрес биргән «Бьютифул» фильмын “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында шимбә, 9 нчы декабрь, 23:40 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»