Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

Дүшәмбе кичке уенда “Төреквидение” фестивале герое катнаша

Дүшәмбе кичен «Вечерняя игра» тапшыруы алып баручылары Лия Сергеева һәм Петр Нижинский Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов белән уздыралар. Музыкаль театр жанрларында аеруча актив иҗат иткән җырчының тапшыруга сөйләр сүзләре хәйран күп җыелган.

Яшь җырчы Айдар Сөләйманов «Төреквидение» фестивале аша танылды. Ул 2014 нче елда Татарстан данын яклап икенче урынны яулаган иде. Ренат Харис сүзләренә һәм Эльмир Низамов көенә иҗат ителгән «Атлар чаба» җыры төрки фестивальдән соң күпләрнең күңеленә кереп калды.

Фәнни тел белән әйтсәк, Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль театр жанрларындагы рольләр аеруча туры килә. Казан консерваториясендә сабак алган елларында ук опера студиясе тарафыннан куелган Чайковскийның данлыклы һәм катлаулы «Евгений Онегин» операсында катнаша.

2007 нче елда Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә Радик Сәлимовның «Җиде энҗе» этно-мюзиклына баш рольгә билгеләнә. Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок-операсында да, соң елларда куелган мюзиклларында да төп рольләрнең берсен башкара. Кичке уенда җырчы нинди серләре белән уртаклашыр?

Моны сез дүшәмбе, 3 нче июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Айдар Сөләйманов белән «Вечерняя игра» тапшыруын карап белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин