Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Дю Солей һава акробаты: "Казан - минем өчен идеаль урын"

 Дю Солей циркының «Varekai» тамашасында могҗизалы урманны саклаучы Диана ролен башкаручы Керрен МакКиман, бөтендөньяга танылган циркның Татарстан башкаласына гастрольләре алдыннан, журналистларга биргән әңгәмәсендә Казан - минем өчен идеаль урын дип белдерде.
Искәртеп үтик, бүген Канаданың Кояш циркы «Татнефть-арена»да гастрольләрен башлый. «Varekai» тамашасы 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Россиядә Cirque du Soleil циркының тарихы нәкъ менә шул тамашадан башланды. Бу язда тамаша арена-шоу форматында кайтты. 14 елда бу тамашаны 23 илдә һәм 130 шәһәрдә 10 миллионга якын кеше караган. Арена-шоу версиясенең сюжеты шул ук калган: яралы Икар серле урманга төшә һәм аннан чыгу өчен ул янә канатлы булырга тиеш.
Бүген журналистлар Керрен номерынының репетициясен карады. Бу номер уникаль.
"Мин трапециядә түшәме биек булмаган үз фатирымда шөгыльләнә башладым. Минем трюкларның күп өлеше өйдә уйлап чыгарылган. Аннары аларны зур киңлектә эшли башладым. Хәзер мин трюкларны зур заллар тулылансын өчен ясыйм", - дип сөйләде АКШ тан килгән башкаручы.
Артистка балачакта гимнастика һәм биюләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде. 11 яшьтә балалар циркына йөри башлаган. Керрен МакКиман жонглирлаудан башлаган, әмма аның урыны һавада икәнлеген бик тиз аңлаган. "Минем өчен Цирк профессиональ яктан 14 яшьтә ачылды, Circus Smirkus яшьләр циркына кастингка баргач. Ул вакытта минем рус тренерларым күп иде", - дип билгеләп үтте ул.
Керрен тур кысаларында башкара торган биюче трапеция номеры турында: "Тамашачылар алдында үземне һәм урманны саклаучы Диананы бербөтен итәргә тырышам, бу минем чыгыш чын булсын өчен эшләнелә. Мин өстә булганда, хәзер минем якыннарымның кайсына ярдәм кирәклеген искә төшеррегә тырышам. Мисал өчен, минем игезәк сыңарым беренче көнен эшкә чыга, мин бүген аның өчен чыгыш ясарга хәл итәм. Шулай итеп, чыгыш максималь дәрәҗәдә гадел булсын өчен эчке "мин" не һәм персонажны берләштерәм", - диде ул.
Аның сүзләренчә, аның эшендә иң катлаулысы гастроль графигы таләп иткән тормыш рәвеше белән бәйле."Казанга гастрольләргә килгәндә, ул - минем өчен идеаль урыннарның берсе. Мин кояш, җылы, яшеллекн, ачык киңлекләрнең күп булуын яратам. Хәзер биредә болар барысы да бар", диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20