Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2017

Джастин Азеведо "Ак Барс" хоккей клубы белән яңа килешү төзеде

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмче Джастин Азеведо белән килешүне озайтты. Клубның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек Канада уенчысы белән яңа килешү бер елга төзелгән.

Джастин Азеведо «Ак Барс» командасына 2014 елда Праганың «Лев» клубыннан күченде. Өч сезон дәвамында һөҗүмче Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында «Ак Барс» составында иң нәтиҗәле уенчы булып танылды. Гомумән алганда, ул өч сезонда даими чемпионатта 171 матчта 137 (47+90) очко җыйды. «Ак Барс» өчен плей-оффта ул 42 у.е.нда 23 (9+14) очко китерде.

Джастин Азеведо — КХЛда барлыгы 283 у.е.н уздырган һәм 207 (78+129) очко җыйган уенчы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!