Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

Эдгард Запашный: “Казанда бик рәхмәтле, яхшы күңелле һәм театраль, сәнгатьне аңлый торган тамашачы”

 2-6 гыйнвар көннәрендә Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда Мәскәүнең Зур циркы һәм бертуган Запашныйлар продюсерлык үзәге “Конструктор” дип исемләнгән шоу-программа тәкъдим итә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан бүген уздырылган матбугат конференциясе әлеге чарага багышланган иде. Ерткыч хайваннарны өйрәтүче, бөтен дөньяга танылган РФның халык артисты, Мәскәүнең Зур дәүләт циркы генераль директоры Эдгард Запашный журналистлар сорауларына җавап бирде.

Аның сүзләренчә, әлеге тамаша Казанга кадәр Минск шәһәрендә тәкъдим ителә. “Конструктор” шоу-программасының авторы — Аскольд Запашный.

“Шоу гаилә белән карый торган форматта эшләнелгән. Яңа ел − ул гаилә бәйрәме, һәм без дә ниндидер бер яшьтәге тамашачыны күздә тотып түгел, ә нәкъ менә гаиләгә басым ясарга тырыштык. Конструктор — ул безнең балачактан килгән, без кечкенә вакытта уйнаган уенчык һәм без аны хәзер үз балаларыбызга да сатып алабыз. Конструкторның үз тормышы, энергетикасы, күңеле бар”, - диде Э. Запашный казанлылар һәм башкала кунакларына күрсәтеләчәк шоу-программа хакында.

“Конструктор”да, циркның иң яхшы артистларыннан тыш, 12ләп ат, 10 попугай, 20гә якын эт, 3 аю, 8 гепард һәм көңгерә катнашачак. Шоуның төп персонажларының берсе — ул клоуннар. Э. Запашный аларның барлык тамашачыларның да күңелен күтәрәчәген вәгъдәли. “Без әлеге шоуны Мәскәүнең Зур циркы сәхнәсендә берничә ай дәвамында күрсәттек. Казаннан соң без Россия буйлап әлеге тамаша белән гастрольләргә чыгарга уйлыйбыз”, - дип белдерде ул.

“Конструктор”да артистлар һәм хайваннарны гына түгел, ә техник чаралар ярдәмендә тудырылган махсус эффектларны да күрергә мөмкин булачак. “Татнефть Арена”ның бер өлеше бүленеп алынып, хайваннар яши торган җиргә әвереләчәк. Боз сараендагы боз эретелеп, цирк өчен махсус идән җәеләчәк.

Шоу-программада катнаша торган хайваннарны өйрәтүчеләр генә түгел, ә ветеринарлар да Казанга килүе көтелә. Хайваннарга азыкны исә гастрольләр барган җирлектән сатып алырга тырышуларын хәбәр итте Мәскәүнең Зур циркы генераль директоры.

“Бүгенге цирк заман белән бергә атларга тиеш. Тамашачы концертларга даими йөри һәм алар берсеннән-берсе уздырып эшләнелгән тамашалар карый. Хәзерге заман циркларының да әлеге таләпләргә туры килүе шарт. Әмма тамашачы өчен дә, артистлар өчен дә, хайваннар өчен дә кыенлыклар тумаска тиеш, - дип саный Эдгард Запашный. – Мәскәү белән Санкт-Петербургтан тыш, Казанга да без гастрольләр белән даими килергә теләр идек. Монда бик рәхмәтле, яхшы күңелле һәм театраль, сәнгатьне аңлый торган тамашачы”, - дип бәя бирде ул Казан тамашачысына.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20