Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.01.2016

Эдуард Николаев экипажы “Дакар-2016” раллиеның бишенче этабын җиңде

Боливия территориясендә “Дакар-2016” раллиеның бишенче этабы тәмамланды. Финиш ноктасында беренче нәтиҗәне пилот Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы күрсәтте. Бу җиңү Россия командасы өчен узышлар башланган вакыттан беренчесе булды.

Икенче урында – Мартин Колома идарәсендәге чех экипажы (+ 2 минут 32 секунд), өченче урында – Федерико Виллагра идарәсендәге Аргентина экпажы (+ 4 минут 32 секунд).

Россиянең башка экипажларына килгәндә, 5 нче булып финишка "КАМАЗ"да Айрат Мәрдиев экипажы килеп җитте (+ 5 минут 58 секунд). Дмитрий Сотниковның техник ярдәм экипажы 11 нче нәтиҗәне күрсәтте (+ 25 минут 41 секунд), ә Андрей Каргинов экипажы 22 нче булып килде (+ 55 минут 14 секунд). Соңгысының, мөгаен, трассада проблемалары килеп чыккандыр.

Гомуми зачетта, 5 нче этаптан соң, 9 минутка диярлек калышып, бишенче урында Айрат Мәрдиев экипажы тора, бу этапны җиңеп, гомуми зачетта 11 минутка калышучы Эдуард Николаев экипажы – 7 нче.

Бүген раллиның Уюни – Уюни боҗра маршруты буенча 6 нчы этабы узачак. Аның озынлыгы 295 километр.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20