Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

Эдвард Радзинский: “Казан меңьеллык шәһәр генә түгел, әлеге фантастик калада тарихның бөтен өлешләре дә чагылыш тапкан”

Эдвард Радзинский: “Казан меңьеллык шәһәр генә түгел, әлеге фантастик калада тарихның бөтен өлешләре дә чагылыш тапкан”Казанга беренче тапкыр килгән тарих белән тирәнтен кызыксынучы, язучы, драматург, телевидениедә алып баручы һәм “Беренче канал”, “Культура” телеканалларында программалар авторы Эдвард Радзинский Татарстан башкаласының матурлыгына таң калган.

“Мин Казанның искиткеч шәһәр иткәнен ишетеп белә идем. Кунакханәдән чыгып, Бауман урамы буйлап атлаганда иске, әмма шундый яхшы хәлдә сакланган йортларны күргәч, минем йөрәгем җилкенеп куйды. Әлеге биналар искиткеч матур. Сез шул мизгелдә үк ХХ гасыр башы шәһәренә әйләнеп кайтасыз. Болар барысы да бик илһамландыра”, - диде ул бүген“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

19 ноябрь көнне сәгать 19.00 дә Казанның “Корстон” комплексында ул “Серле Россия” яңа циклыннан “Хатын-кызлар патшалыгы” программасын тәкъдим итәчәк.

Алдагы 3 көндә исә Эдвард Радзинский Казанның тарихи, матур урыннарын карарга планлаштыруын хәбәр итте.

“Казан меңьеллык шәһәр булуы өстенә, әлеге фантастик калада тарихның бөтен өлешләре дә чагылыш тапкан. Аңарда тетрәндергеч, шулай ук якты тарихлар — барысы да бар”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20