Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

"Ефәк юл - 2016" раллиенда катнашучыларның барысы да Уфага исән-имин барып җиттеләр

"Ефәк юл - 2016" раллиенда катнашучыларның барысы да Уфага исән-имин барып җиттеләр һәм беренче кыр бивуагын ваттылар. Бу хакта халыкара раллиның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез: Казан-Уфа юлының икенче участогында булырга тиешле ярышларны озак яуган яңгыр аркасында үткәрмәскә дип карар кылынган иде. Әмма Уфага китәр алдыннан раллида катнашучылар "КАМАЗ"ның туган шәһәре Яр Чаллы аша үтәргә булдылар. Аларны шәһәрнең Азатлык мәйданында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Шуннан соң экипажлар тагын 300 км лиазонны үттеләр һәм, палаткалы аланда кич үткәргәннән соң, Уфага барып җиттеләр.

Бүген иртәнге биштә экипажлар янәдән юлга кузгала. Алар, Россия-Казахстан чиген үтеп, Костанай шәһәрендә финишка киләчәк. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20