Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.07.2016

"Ефәк юлы-2016" раллиенда алтынчы этабын йөк машиналары арасында Айрат Мәрдиев отты

"Ефәк юлы-2016" раллие барышына янә һава торышы комачаулады. Казахстанның кайбер төбәкләрендә игълан ителгән шторм кисәтүе аркасында, аватехника, шул исәптән ашыгыч хезмәт вертолетлары да, очышка рөхсәт алмады. Мондый вәзгыятьтә катнашучыларның иминлегенә куркыныч янарга мөмкин иде, шуңа да узыш дирекциясе алтынчы махсус участокның икенче секциясен гамәлдән чыгарды. Нәтиҗәдә алтынчы этапның озынлыгы 111 км тәшкил итте, дип хәбәр итә раллиның матбугат хезмәте.

Йөк машиналары зачетында "КАМАЗ-Мастер" этапта өченче тапкыр җиңүгә иреште. Чаллы командасы пилотлары беренче өч позициядә урнашты. Иң җитезе Айрат Мәрдиев булып чыкты. Аның партнеры Антон Шибалов нибары 33 секундка калышып, икенче вакытка иреште. Ә Дмитрий Сотников өченче булды.

Иртәгә, 15 июльдә катнашучыларны Алматада ял көтә. 16 июль көнне командалар Кытай тарафына юл ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20