Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2015

Э.Фәттахов: “Татарстан мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган”

Э.Фәттахов: “Татарстан мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган” Россиядә Укытучылар көне киңкүләм билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

“Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!

Укытучылар көне уңаеннан, сезгә ихлас теләкләремне һәм лаеклы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең актив гражданлык позициягез, профессиональлегегез, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез.

Балалар белән эшләү зур игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Ә бу җиңелләрдән түгел. Алдыбызга зур җаваплылык – яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирү бурычы тора. Безнең кулда – ил язмышы, республикабызның киләчәге.

Татарстан мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Безнең укытучыларыбыз – Россия мәгариф өлкәсендә һәрвакыт әйдәп баручылар. Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. 2014 елда безнең Нурлат мәктәбеннән биология укытучысы Алла Николаевна Головенькинаның “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңү яулавы да – моның ачык мисалы.

Болар белән беррәттән, мәктәпләр, аеруча да авыл җирендә, яшь укытучыларны көтә. Бүген югары уку йортларын тәмамлаучы иң яхшы белгечләрне җәлеп итү буенча Хөкүмәтебез дәрәҗәсендә социаль ярдәм күрсәтү чаралары күрелә. Укытучы хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлап, 1 сентябрьдә хезмәт юлын башлаган яшь мөгаллимнәргә аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында республикабыз мәгарифенә фидакарьләрчә һәм чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучылар династиясе вәкилләрен котлыйсым килә.

Белем бирү - дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлибез, ә менә белем бирү – меңнәрчә бала күңелен шифалы сугаруга тиң. Һәм бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Агымдагы елда да аларның аз булмаячагына ышанам. Татарстан укытучылары башкача эшли дә алмый. Министрлык исә сезнең Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсешенә юнәлдерелгән иң кыю инновацион проектларыгызны һәрчак хуплаячак.

Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим”, - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов котлавында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20