Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2016

Экологлар көне уңаеннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Экологлар көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан – Россия Федерациясенең югары үсешкә ирешкән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре республиканың Социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә өстенлекле урын алып тора. Әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү, гражданнарның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү юнәлешендә системалы һәм озак вакытка исәпләнгән эшчәнлек – без гамәлгә ашыра торган дәүләт программаларының төп максаты.

Татарстанда экология һәрчак игътибар үзәгендә. 2013 елда без Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын билгеләп үттек. Парклар һәм скверлар елында җәмгыять өчен уңай тирәлек булдыру буенча зур эш башкарылды. 2016 ел республикада Су саклау зоналары елы дип игълан ителде, бу исә безгә су ресурсларының тотрыклы үсешенә һәм аларның экологик куркынычсызлыгына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Һичшиксез, Экологлар көнен табигатьне саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр генә түгел, бәлки галимнәр, Татарстанның күп санлы җәмәгать оешмалары, волонтёрлар, республикадагы барлык кешеләр үз бәйрәме дип саный.

Табигать байлыкларын саклап калуга һәм шул хәзинәне тагын да арттыруга зур өлеш кертүегез, балаларыбыз һәм оныкларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, аларның киләчәгенә ихтирамлы каравыгыз өчен Сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Чын күңелдән барыгызга да игелекле хезмәтегездә уңышлар, бәхет, тынычлык, иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20