Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2016

Экспертлар Россиядә рекордлы уңыш фаразлый

Аграр базар конъюнктурасы институты (ИКАР) экспертлары чираттагы тапкыр быел ашлык күләме буенча фаразлауларны үзгәртте, дип хәбәр итә "Интерфакс".

ИКАР генераль директоры Дмитрий Рылько белдергәнчә, яңа фаразлау элеккесеннән 2 млн тоннага артык һәм 116 млн тонна тәшкил итә.

Бодай 69 дан 70 млн тонна тәшкил итәр, дип фаразлана.

Рылько ачыклык керткәнчә, фаразлар "уңыш буенча агымдагы мәгълүмат һәм кырдагы ашлыкка нигезләнеп" арттырылган.

Әмма Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының быел ашлык уңышы буенча фаразлары ашлык базары экспертлары бәяләреннән шактый артта һәм 106-110 млн тонна тәшкил итә.

8 августка булган мәгълүматларга караганда, суктырылган ашлык 62,5 млн тоннага җиткән узган ел бу вакытта 48,4 млн тонна булган. Барлык мәйданның 37,4 процентында суктырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20