Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.08.2015

Ел ахырына кадәр Татарстанда республика тикшерүләр реестры эшли башлый

Ел ахырына кадәр Татарстанда республика тикшерүләр реестры эшли башлый Бүген “Рамадан” кунакханә комплексының конференцияләр залында “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында бизнес-бергәлекнең хакимият органнары белән очрашуы узды. Бу юлы очрашуда ТР прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

Очрашуның модераторы - ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов.  Очрашуда 80 эшмәкәр катнашты, алар 20ләп актуаль сорау бирде. Бизнес-омбудсмен сүзләренә караганда, бу очрашуда барлыгы 50 дән артык сорау бирелгән.

“Һәр чарага әзерлек вакытында без 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр эшмәкәрдән сораштыру үткәрәбез. Әлбәттә,  Илдус Нәфыйков белән очрашу зур кызыксыну уятты. Башка министрлыкларга һәм ведомстволарга караганда, сораулар күбрәк бирелде”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы  хәбәрчесенә Тимур Ногманов.

“Эшмәкәрләрне борчыган төп мәсьәләләр арасыннан 3-4ен аерып күрсәтергә мөмкин. Беренчесе – тикшерүләр мәсьәләсе. Эшмәкәрләрне шулай ук хезмәттәшләренең мошенниклык гамәлләре  дә борчый. “Прокуратура” сүзен күрүгә барысы да бизнеска карата җинаять эше турында уйлый башлый. Проблема шунда ки, эшмәкәрләр бер-берсенә һәрвакыт дусларча карамый, нәтиҗәдә, мәсьәләләрне җинаять хокукы өлкәсендә хәл итәргә кирәк булып чыга. Шулай ук төзелеш алып баруга рөхсәт алу кебек мәсьәләләр дә кызыксындыра”, - дип билгеләп үтте  бизнес-омбудсмен. Бизнес-омбудсмен нигезсез тикшерүләр проблемасын һәм республика тикшерүләр реестрын булдыру һәм эшләтү мәсьәләсен кузгатты.

"Тикшерүләр темасы буенча без пррокуратура белән ел ярым эш алып барабыз. Хәзерге вакытта без бары Татарстанда гына тормышка ашырылучы уникаль проект өстендә эшлибез, аны федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләделәр, аңа зур кызыксыну белән карыйлар - бу республика тикшерүләр реестры. Бу система хакимиятнең пилот органнарына контрольләүче органннары мониторингларга, анализларга һәм онлайн-контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә реестрга республикада ихтыяҗ зур. Агымдагы ел ахырына кадәр без аны сәнәгый файдалануга тапшырабыз", - диде Ногманов.

Бүгенге очрашуда ТР прокуроры хәбәр иткәнчә, беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырган вакытта бизнесны тикшерүләрне 19 процентка киметергә мөмкин булган. И.Нәфыйков сүзләренчә, быел кече һәм урта бизнесны планлы тикшерүләрне тыю буенча эшләр башланачак. Яңа законның таләпләре киләсе елга тикшерүләр планы төзегән вакытта исәпкә алыначак.

Бирелгән вакыт кысаларыннан чыккан очрашу барышында алдан билгеле булган күп сандагы проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. Берәү дә игътибарсыз калмады. Сорауларның күбесе эшмәкәрләрнең шәхси проблемаларына кагылды. Аларның һәркайсы буенча Илдар Нәфыйков киңәшләрен бирде, комплекслы хл итәргә тиешле вәзгыятьләр буенча эш материалларын алды һәм аларны контрольдә тотарга ышандырды.

 "Кайбер мәсьәләләрне мин үз контролемә алдым. Без аларны ахыргача җиткерәчәкбез", - диде Татарстан прокуроры.  Чара очрашуга нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды. ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков бүген яңгыраган сораулар буенча күзәтү органы компетенциясе кысаларында тиешле эшләр башкарылачак дип вәгъдә бирде. 

Киләсе "ачыктан-ачык сөйләшү" 24 августта булачак. Хәзерге вакытта ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппаратта республика бизнес-бергәлекләрен кызыксындыручы мәсьәләләрне җыю буенча актив эш башкарыла.                

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20