Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.08.2015

Ел азагына кадәр нефть бәясе барреле 25 долларга кадәр төшәргә мөмкин - белгечләр

 Нефть бәясе ел азагына кадәр барреле 25-30 долларга кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта нефть буенча махсуслашкан Andurand Capital инвестиция фондына нигез салучы һәм төп инвестицион директоры Пьер Андюран белдергән, дип хәбәр итә "Известия".

Аның сүзләренчә, алдагы ике елда котировкалар 25-50 доллар тирәсендә булачак. "Мин бәяләр 2018 елдан башлап арта башлар дип саныйм. Тәкъдимгә бәйле зур өзеклекләр булса, ралли иртәрәк башланырга да мөмкин. Түбән хаклар мәңге дәвам итә алмый, тик минемчә, тиздән без 2015 ел азагы яки 2016 елда 25-30 доллар тирәсендәге тагын да түбәнрәк бәяләр күрә алачакбыз. Базарга үзен җайга салу өчен вакыт кирәк", - дип билгеләп үткән белгеч.

Россия тотрыклы рәвештә иң зур нефть җитештерүчеләр өчлегенә керә, РФ энергетика министрлыгы башлыгы Александр Новак 2015 елда федераль бюджет табышында нефть-газ тармагы өлешен 50-52 процент дәрәҗәсендә бәяләгән. Финанслар министрлыгы мәгълүматына караганда, 2015 елның гыйнвар-июль айларында бюджетка 7,79 трлн сум табыш кергән, чыгымнар - 8,9 трнл сум, дифицит 1,12 трлн сум. Нефть бәясе төшү фонында август-декабрь айларында бюджет дефициты берникадәр күбрәк булачак, ди "Югары икътисад мәктәбе"нең Үсеш үзәге әйдәп баручы хезмәткәре Андрей Чернявский. Ул бәяләгәнчә, 2005 елда бюджетның суммар дефициты 2,5 трлн сумга җитәчәк.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20