Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Ел башыннан алып Татарстан приставлары 5,5 млрд сум акча түләткән

Ел башыннан алып Татарстан приставлары 5,5 млрд сум акча түләткән Ел башыннан алып Татарстан приставлары бурычлылардан 5,5 млрд сум акча түләткән, дип белдерде кичә журналистларга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы Радик Ильясов. Агымдагы елда суд приставлары үтәлешенә 1 млн 786 мең документ тапшырылган. Аларның 33 млрд 161 млн сумга 710 меңнән артыгы башкарылган. Факт буенча 5 млрд 55 млн сумлык 478 меңнән артыгы үтәлгән. Өлешчә түләтелгән сумма 1 млрд 848 млн сум тәшкил итә.

Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 1 млрд 729 млн сум түләтелгән, аларның 691 млн сумы салымнар.

Р.Ильясов ассызыклаганча, күпчелек документлар ЮХИДИ карарлары буенча - ул 529 млн сумга 624 мең документ.

Республика баш приставы мәгълүматларына караганда, кредит бурычларын түләттерү лидерлык итә, бүгенгә кредит бирүче оешмалар файдасына 1 млрд 354 млн 182 мең сум түләтелгән.

Баш суд приставы сүзләренә караганда, бурычлылар турында мәгълүмат алу, шул исәптән  түләттерү өчен акча күләмен белү максатында, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә 50 кредит учреждениесе һәм теркәү органнары белән электрон элемтә оештырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20