Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Ел башыннан бурычлыларга карата ил чикләреннән үткәрүне вакытлыча чикләү турында 10,4 мең карар чыгарылган

Ел башыннан бурычлыларга карата ил чикләреннән үткәрүне вакытлыча чикләү турында 10,4 мең карар чыгарылган Быел Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе үтәлешендә гомуми суммасы 102 млрд сум тәшкил иткән 1 млн 373 мең башкарма производство булган. Хәзерге вакытта гомуми суммасы 26 млрд. 993 млн сум булган 474 мең производство, фактик үтәлеш буенча 4 млрд. 482 млн сумлык 299 мең башкарма производство туктатылган.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Алексей Гришин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бурычлыларга карата 617 җинаять эше кузгатылган. Шуны да билгеләп узу кирәк: әлеге эшләрнең күпчелеге алимент түләмәүчеләргә мөнәсәбәттә кузгатылган. Әҗәтләре булганнарның милкенә гомуми суммасы 2,99 млн сум булган 4 меңнән артык арест салынган.

“Идарә үтәлешендә гомуми 74 млн сумлык 885 меңләп производство калды. Ярты елда 120 млн сум күләмендә башкарма җыем, 417 млн сумлык салым, 268 млн сумлык штраф түләттерелгән. Башкарма җыем буенча еллык план 220 млн сум тәшкил итә. Шул рәвешле, без планны арттырып үтәп барабыз”, – диде Алексей Гришин.

Ел башыннан бурычлыларга карата ил чикләреннән чыгаруны вакытлыча чикләү турында 10,4 мең карар кабул ителгән. Нәтиҗәдә, 2,7 млрд сум акча түләттерелгән. Хәзерге вакытта ил чигеннән чыгарга чикләү салынганнарның гомуми әҗәте – 2 млрд. 661 млн сум. Шул ук вакытта 740 чикләү гамәлдән төшерелгән. Искәртеп үтик: “кара исемлек”кә бурычлары 10 мең сумнан артканнар кертелә. Бурыч түләнгәч тә чикләүне гамәлдән төшерү 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә башкарма производстволар буенча бурычларны каплауны ерак сәфәр чыгар алдыннан күпкә иртәрәк кайгыртырга кирәк.

Алексей Гришин сүзләренә караганда, узган елдан бирле идарә тарафыннан туристлык агентлыкларына да мәгълүмати хатлар җибәрелә. Туристлык агентлыклары, үз чиратында, клиентларына производстволар буенча бурычларны каплау зарурияте, моны идарәнең сайты аша эшләп булуы турында искәртә.

ТР баш суд приставы урынбасары билгеләп узганча, бурычлыларны ачыкларга “Юл приставы” аппарат-программа комплексы да ярдәм итә. Бүген республикада шундый 10 аппарат эшли. “1 ай элек кенә Бердәм исәп-хисап үзәге тарафыннан Казанда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен әҗәтләре булганнарны ачыклау максатыннан, тагын 2 өстәмә комплекс алынды”, – дип сөйләде Алексей Гришин. Аның сүзләренә караганда, административ штрафлар буенча бурычларын түләмәүчеләрнең күпчелеге Казан шәһәренә туры килә. Моны истә тотып, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан, июль уртасында, 7 “Юл приставы” комплексы башкаланың һәр районына юнәлтелә. Аның ярдәмендә суд приставлары хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән бергә, штраф буенча бурычлыларны ачыклау максатыннан, рейдлар үткәрәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20