Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

Ел башыннан Казанда фатир басуның 25 очрагы теркәлгән

Ел башыннан Казанда фатир басуның 25 очрагы теркәлгән Ел башыннан башкалада фатир басуның 25 очрагы теркәлгән (шул исәптән 4се – шәхси торак секторында). Узган елның шул чоры белән чагыштырсак, бу 1 очракка күбрәк. Хәзерге вакытта 10 җинаять эше судка тапшырылган, калганнары буенча тикшерү эшләре алып барыла. Фатир басуларның күпчелеге Казанның Киров һәм Совет районнарында башкарылган.

Бу хакта бүген уздырылган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан каласы буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Артем Семенюк сөйләде. Аның сүзләренә караганда, былтыр Татарстан башкаласында 236 фатир басу очрагы теркәлгән, бу җинаять эшләренең яртысы ачылган. Каракларны, иң беренче чиратта, акча, зәркән әйберләр, мех эшләнмәләр, зур булмаган, әмма кыйммәтле техника кызыксындыра.

Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең фатир басу җинаятьләрен ачу бүлеге башлыгы Илназ Дамуллин билгеләп узганча, әлеге төр җинаятьләрнең саны, гадәттә, язгы һәм җәйге чорда арта. Бу фатир хуҗаларының ялга китүе, дача сезоны башлануы белән бәйле. Фатир басу очракларының 80 проценттан артыгы эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә башкарыла. Бу төр җинаятьләрнең өчтән бере ишек йозакларын ватып ачу, һәр бишенче җинаять исә аскы катлардыгы рәшәткәсез тәрәзәләрне ачып керү юлы белән кылына. Шулай да, фатир басу очракларының яртысы ачкыларны туры китереп башкарыла, дип сөйләде Илназ Дамуллин. Ул китергән статистик мәгълүматлар буенча, фатир басучы җинаятьчеләрнең 3 төре бар. Аларның беренчесе – очраклы караклар. Бу категориягә наркотикларга бәйле кешеләр, алкоголизм белән авыручылар, билгеле яшәү урыны булмаган затлар, һәм, гомумән, җинаятьне максатчан рәвештә түгел, очраклы кылучылар керә. Икенче төркем вәкилләре – ситуацион караклар. Болары очрактан очракка фатир басу белән шөгыльләнә. “Һөнәри” караклар исә фатир басуда зур тәҗрибәгә, искиткеч технологик арсеналга ия. Алар кылган җинаятьләрне ачу шактый авырлык тудыра, дип сөйләде полиция хезмәткәрләре.

Илназ Дамуллин әйтүенчә, полиция хезмәткәрләренең халык арасында профилактика чаралары уздыруы нәтиҗәсендә, соңгы елларда фатир басу очраклары саны кимегән. Элегрәк бу төр җинаять буенча хөкем ителгән затларга юнәлтелгән административ күзәтчелек эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия.

Шулай да, фатир басу очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы булып торак объектын һәм фатирларны Казанның ведомстводан тыш сак хезмәте пультына ялганган “хәвефлек төймәләре” белән тәэмин итү санала. Хәзерге вакытта мондый төр саклык чаралары башкаланың 25 меңләп фатиры, йорты һәм коттеджларында гамәлдә. Ведомстводан тыш сак хезмәтенең шәхси сак оешмаларыннан төп өстенлеге – аның полициянең гомуми структурасына керүе. Cигнализация эшләгәннән соң, патруль хезмәте 5-10 минут эчендә килеп җитеп, ярдәмгә килә. Фатир яки йортка “хәвефлек төймәсе” урнаштырылуын күреп, җинаятьчеләр, кагыйдә буларак, аларны урап уза. Шул рәвешле, Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы 5 елда Казан территориясендә ведомстводан тыш сак хезмәте карамагындагы бер генә объектта да урлау, фатир басу очрагы теркәлмәгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20