Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2016

Ел башыннан Татарстанда 94,5 мең тонна сөт савылган

 ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә 2016 нчы ел гыйнвары нәтиҗәләре буенча Татарстанда җитештерелгән ит һәм сөт күләмнәре турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Әхмәтов биргән мәгълүматлар буенча, ел башыннан Татарстан Республикасында 94,5 мең тонна сөт савылган, 2015 елга караганда, үсеш күзәтелә. Аның сүзләренчә, агымдагы елга бөтен районнар өчен да гомуми бурыч – сөт савымында 5 проценттан артык үсешкә ирешү.

Бүген республикада авыл хуҗалыгы берләшмәләре көненә 3,1 мең тонна сөт җитештерәләр, районнар арасында күп еллар буе лидер - Балтач, дип хәбәр итте министр. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Актаныш һәм Саба бар.

Ит җитештерү өлкәсендә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елда "юнәлеш драйверы сыер ите булырга тиеш". 43 районнан бары 27 ендә генә гыйнвар аенда уңай динамика бар, ә бит тоткарларлык сәбәпләр юк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сатылган 1 литр сөткә субсидияләр турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, субсидияләр гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы бюджетыннан биреләчәк, ә елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, федераль бюджеттан бүленәчәк.

Алдан хисапларга караганда, зур суммаларга дәгъва кыла торган районнар бар (Балтач, Әтнә, Кукмара). Сөт күләме өчен субсидияләре күпкә ким булган районнарга, ТР авыл хуҗалыгы министры, ныграк тырышып, сөт күләмен арттыру аша финанс хәлләрен рәтләргә тәкъдим итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20