Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.01.2016

“Ел студенты” финалистлары ачыкланды

Премияне оештыру комитеты Татарстанның 19 шәһәреннән (Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Казан һ.б.) 473 гариза кабул иткән. Беренче этапта жюри әгъзалары, барлык катнашучыларның уңыш-казанышлары тупланган портфолиоларын карап чыгып, икенче этапка иң-иңнәре генә чакыру алган.

 Иң популяр номинацияләр арасында – “Ел интеллекты” (69 гариза), “Елның иҗади шәхесе” (51 гариза), “Ел спортчысы” (47 гариза). Быел кабат торгызылган “Ел волонтеры” номинациясенә 31 эш юлланган.

Озакламый төп номинация – “Ел студенты – Гран-при”ның ачык туры узачак. Җиңүчеләр 25 гыйнварда Казанның “Пирамида” сәхнәсендә билгеле булачак.

"Шәһри Казан" газетасы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20