Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

Электр поездлары маршрутын кыскарту һәм тарифларны арттыру көтелми

 Хәзергә Татарстанда шәһәр яны поездларының тимер юл маршрутларын кыскарту һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүнең уртача тарифларын күтәрү көтелми. Бу хакта бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Егоров белдерде.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Егоров, Россия Президенты Владимир Путинның ММЧ да тавыш куптарган белдерүен шәрехләде. Искәртеп узабыз, кичә Владимир Путин, тимер юл транспорты өлкәсендә төбәкләрдә шәһәр яны маршрутларын кыскартуга китергән проблемалар килеп чыгу белән бәйле рәвештә, ТР Хөкүмәтен тәнкыйтькә тотты.
“Гомумән, Татарстан Республикасында бу берничек тә чагылмады һәм берничек тә кагылмады. Владимир Путин агымдагы елда Россия Хөкүмәтенең кабул ителгән карары турында белдерде, чөнки аңа нигезләнеп шәһәр яны компанияләренә йөкләнеш арттырылды, тимер юл инфраструктурасын файдалану ставкалары артты. Россия тимер юллары кире кайтарган 1 процент бар иде, ә 99 процент федераль бюджеттан капланды. Карар кабул ителүгә ставка 25 процентка кадәр арттырылды, әлбәттә, бу күп кенә төбәкләрдә шәһәр яны тимер юллары хезмәтеннән баш тартуга китерде, - дип аңлатма бирде А.Егоров. – ТР буенча бу ставканы күтәрү 160 млн сум чыгымга китерде, ә эшчәнлеген туктаткан «Аэроэкспресс» өчен ставка 100 процентка кадәр күтәрелде. Бу компанияләрдә формалаштырылган ставкаларга өстәмә буларак. Шулай итеп, 1 проценттан 25 процентка кадәр артты”.
Әмма, түрә сүзләренә караганда, ТР да, РФ Хөкүмәтенең бу карарына карамастан, бер маршрут та кыскартылмады. Хәтта Казан – Аэропорт маршрутын тәэмин иткән «Аэроэкспресс» компаниясе эшчәнлеген туктатканда да, бу юнәлешне саклау турында карар ителде. “Содружество” ҖЧҖ конкурста катнашуга заявка бирде һәм 1 февральдән расланган тарифлар буенча бу юнәлештә хезмәт күрсәтә.
“Татарстанда 2013 елдан бирле тариф үзгәреш кичермеде. 2013 елның 1 октябрендә ул 9,08 дән 11,7 сумга күтәрелде. Узган ел бәя арттырылмады, бүген дә республикада 2013 елда расланган тариф гамәлдә. Кайбер ММЧ узган ел ставка 225 процентка артты дигән мәгълүматны каян алганнар, дөресен әйткәндә, безнең өчен табышмак булып кала. Мондый саннарны каян алганнар – аңлашылмый”, - дип билгеләп үтте Егоров.
Аның сүзләренә караганда, Хөкүмәт карары гамәлгә куелу кайбер төбәкләрдә электр поездларының маршрутларын кыскартуга китерде, ә республикада шәһәр яны поездлары маршрутлары буенча проблема күзәтелми.
“РФ Хөкүмәте карары кабул ителсә дә, без маршрут челтәрен кыскартмыйча резервлар эзлибез”, - дип шәрехләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы.
Түрә шулай ук, 2014 елның октябрендә электр поездларының 35 маршруты кыскартылуын да аңлатты. Аның сүзләренә караганда, бу юнәлешләр электрлаштырылмаган һәм маршрутларда кеше аз йөрү сәбәпле, шулай хәл ителгән. Бүген ул маршрутлар кирәк саналмый, чөнки тимер юл маршрутлары автобус маршрутларына алмаштырылган.
“Ел башында һәм хәзер маршрутларны кыскартуга сәбәп юк. “Содружество” ААҖ узган елның декабрендә төзелгән килешүләрдә язылган маршрутлар буенча хезмәт күрсәтә. 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча шәһәр яны компанияләре алдында бурыч юк, - дип ассызыклады министр вазыйфаларын башкаручы. – Әлбәттә, бюджетны катгый экономияләү шартларында, без бүлеп бирелгән акчалар кысаларына сыешырга тиеш. 2015 елда Татарстан буенча тимер юл транспортында шәһәр янына йөртүне оештыру өчен республика бюджетыннан 380 млн 600 мең сум бүлеп бирелгән. 2013 һәм 2014 елда компания бүлеп бирелгән лимитка сыешмады, әмма республика өстәмә акча бүлеп бирде”.
Әмма Андрей Егоров, бүген озак вакытка фаразлау мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә ел уртасында һәм ел ахырында электр поездлары белән нинди хәл булуын әйтүе кыен.
“Быел барлык тармакларга да авыр булачак. Без  катлаулы ел булачагын аңлыйбыз, Ел уртасында нәрсә буласын да фаразлый алмыйбыз. Компаниянең чыгымнары турында да әйтә алмыйбыз. Бүген курс тотрыклы түгел. Без моның өстендә эшлибез”, - тәмамлады түрә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20