Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Электрон дәреслекләр инде хыял түгел

Агымдагы уку елының иң мөһим проектларының берсе, белүебезчә, республикабызның электрон дәреслекләрне сынауда катнашуы. 5нче сыйныфлар өчен “Биология”нең һәм 8 сыйныф өчен “химия”не бер төркем мәктәпләр яңа төр уку-укыту әсбапларыннан үзләштерә башлады.


Электрон дәреслекләр бүген инде хыял-фантазия генә түгел. Бүген бу юнәлештә актив эш алып барыла. Алар укыту процессында да файдаланыла башлады. 2015 елның 1 гыйнварыннан федераль исемлеккә, гомумән, электрон версияләре булган дәреслекләр генә кертеләчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федоровасүзләренчә, бүген электрон дәреслекләрнең апробациясендә 1 укучы-1 компьютер моделе буенча 9 биология һәм химия укытучысы, 5-8 сыйныфларда укучы 280 бала катнаша.

Буа һәм Мамадышның 2 санлы лицее, Казанның 102 санлы гимназиясе, Чаллының 56 санлы һәм Әлмәтнең 16 санлы мәктәпләре беренчеләрдән булып заманча дәреслекләрне үзләрендә куллана башлады. Шул исәптән, электрон дәреслекләр 43 мәктәпнең 75 биология һәм химия укытучысына да “таратылган”.

Әлегә яңа технологияләрдән файдаланыргамы әллә традицион укыту әсбапларына өстенлек бирергәме - мәктәпләр үзләре хәл итә ала. Әлеге заманча әсбаплар зур бәхәсләр дә уята. Заманча гаджетлардан болай да аерып булмаган балаларны мәктәптә дә компьютер каршында утыртуга каршы чыгучылар да бар. Әмма бик күпләр мондый төр дәреслекләрнең уңайлы якларын да билгели.

Әлегә электрон дәреслекләрнең типологиясе юк. Әмма шартлы рәвештә аларны ике төргә бүләргә була. Дәреслекнең цифрлы копиясе – кәгазь уку-укыту әсбабының күчермәсе, әмма электрон эшкәртү, башка дәреслекләргә сылтамалар урнаштыру мөмкинлеге өстәлә. Интерактив дәреслек исә үз эченә мультимедиа материалларны, лаборатор эшләрне ала. Бүген, нигездә, беренче төр дәреслекләр генә гамәлгә кертелгән.

- Электрон дәреслекләр килү белән безнең төрле технологияләрне традицион куллану ысуллары шул килеш кала. Әмма заманча гаджетлар бу мөмкинлекләрне тагын да киңәйтә. Укытучы теләгән вакытта теләсә-кайсы укучыны күзәтә, аңа юнәлеш бирә ала. Шулай ук бу коммуникация инструменты да. Бергә көч куеп булдырылган продукт турында укучылар, ата-аналар белән фикер алышырга була. Катнаш укыту системасы кулланылган очракта, электрон технологияләрнең укучы сәламәтлегенә зыянлы булуы турында да сүз чыкмаячак. Компьютер каршында 10-15 минут та теләгән бар максатларга ирешергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде ООО “Азбука Рус” укыту-методик үзәге җитәкчесе Наталья Кудимова.

“ДРОФА” нәшриятыныңң мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы Екатерина Анашкина сүзләренчә, Татарстанда электрон дәреслекләр апробациясе бик уңышлы бара. Нәшрият, педагоглар, укучылар һәм ата-аналар белән яхшы элемтәләр җайланган булса гына мондый нәтиҗәләргә ирешеп була, ди ул.

- Әлегә укытучылар кәгазь дәреслекләрдән тулысынча баш тартырга курка. Электрон контентны нигездә яңа материалга иллюстрация формасында куллану, дәрес вакытында мөстәкыйль эштә файдалану гына гамәлгә кертелгән, - дип билгеләде Екатерина Борисовна.

Шулай ук “Дрофа” нәшрияты вәкиле электрон дәреслекләр биргән мөмкинлекләр белән дә таныштырды, аның уңайлы якларын билгеләп үтте. Укытучыларның да уңай фикерләре җиткерелде. Электрон әсбаплар дәрескә динамика өстәргә, аны кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә, дип әйтә электрон дәреслекләрне үз эшендә кулланып караган мөгаллимнәр.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20