Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2015

Элла Памфилова: “Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты югары статуска ия”

Элла Памфилова: “Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты югары статуска ия”Казанда Идел буе федераль округының РФ субъектларында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләр координацион советы утырышы узды. Чарада РФ ндә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР да кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, Координацион совет рәисе Сәрия Сабурская һ.б. катнашты.

“РФ дә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты учреждениесе – ул безнең илдә демократик үзгәртеп корулар казанышларының берсе”, - дип белдерде Алексей Песошин. Бүген 100 дән артык илдә шундый институтлар бар, диде ул. “Мондый структуралар булдыру демократик хокукый дәүләт төзелешенә һәм гражданнарның хокукый аңын үстерүдә ярдәм итә”, - дип ассызыклады А.Песошин.
Узган ел республикада 2014-2018 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә куелды, дип искәртте. “Берничә ел “Халык контроле” проекты гамәлгә куелды һәм уңышлы эшләп килә. Ул дәүләт һәм халык арасындагы элемтәнең нәтиҗәле звеносы булып тора”, - дип өстәде ул.
А.Песошин ассызыклаганча, республикада хокукларны яклау өлкәсендә эшчәнлек даими характерга ия. “Дәүләт органнары белән беррәттән инициативалы гражданнар, иҗтимагый оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтлары аның субъектлары булып тора. Алар тәнкыйтьче буларак кына түгел, ә социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә, партнерлар да булып торалар, диде ул.
ТР ның беренче вице-премьеры, республикада социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга грант бирү буенча нәтиҗәле система формалаштырылган, дип билгеләп үтте.
“Безнең төп бурыч –гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен барысын да эшләү. Без бергәләп сыйфатлы яшәү шартларын сакларга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ул Координацион советта катнашучыларга.
Элла Памфилова Татарстанга сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Аның сүзләренә караганда,  омбудсменнарның Россия Президентының федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкилләре белән элемтәләрефикер алышу өчен иң мөһим темаларның берсе булып тора. Ул торак өлкәсендәге проблемаларның мөһимлеген белдерде, шулай ук иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе эше турында да сүз булды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән сөйләшүдә Элла Памфилова, РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле һәм башка округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре белән очрашу әзерләнә, дип билгеләп үтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20