Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2017

Ерактагы йолдызлар “Яңа Гасыр” экраннарында балкый

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» телеканалында татарча сериал күрсәтелә башлый. Күпләр яратып өлгергән «Ерактагы йолдызым» телевизион нәфис фильмы кабаттан телевизор экраннарына кайта.

Төрле жанрларга таянып төшерелгән фильмнары белән режиссёр Нурания Җамали «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы тамашачыларын гына түгел, ә күпләрне татар фильмына йөз белән борылырга мәҗбүр итте. Ерак 2010 нчы елны каршылар алдыннан ул тамашачыларны чираттагы иҗат җимеше белән куандырды. Барлыгы 3 сериядән торган «Ерактагы йолдызым» телевизион фильмы Халисә Ширмән язган сценарийга нигезләнеп төшерелгән иде. Аның иҗат җимеше «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән «Татмедиа» агентлыгы ел саен берлектә үткәрә торган сценарийлар конкурсында җиңү яулады. Мелодрама жанрында төшерелгән фильмны күпләр зур игътибар белән күзәтте. Шул уңайдан «Яңа Гасыр» телеканалы кабаттан үз тамашачыларын татар фильмын күзәтергә чакыра.

Кызыклы «Ерактагы йолдызым» телевизион нәфис фильмын атна дәвамында 10:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин