Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2015

Эшче һөнәрләрдә баш белгечләр булачак

Агентлыкның генераль директоры Андрей Никитин белдергәнчә, бу, үз чиратында, кешегә акчалата премия өстәми, бары иҗтимагый дәрәҗәдә булачак. “Бу әлеге кеше мактау һәм ихтирам итүгә лаек дигәнне аңлата”, – дип китерә генераль директорын сүзләрен “Известия” газетасы. Шулай ук бу иҗтимагый эшләрдә теләгән кеше генә катнашачак, дип ышандыралар.

Кирәклелегенә карап, баш эшче белгечләре төбәк дәрәҗәсендә, киләчәктә хәтта федераль дәрәҗәдә дә сайланачаклар. Андрей Никитин белдергәнчә, баш эшчеләрне, беренче чиратта, югары технологияле тармакларда сайларга кирәк. Һөнәри берләшмәләр сайлауларны үзләре оештырачак. Моннан тыш, баш  белгечләр эшкә алынасы яңа кешеләрдән имтихан алачак. Шулай ук ул башка белгечләргә консультация дә бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта мондый система сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп килә. Монда баш хирург, баш акушер, баш педиатр вазифалары бар. Әлеге белгечләр, үз чиратында, стандартлар эшли, хезмәттәшләренә консультация бирә.

Инде бүген үк бу идея белән кызыксынучы өлкәләр шактый икән. Профсоюзлар мохитендә исә дәрәҗәле исем бары тик лаеклы хезмәт хакы булганда гына эшче һөнәрләренә җәлеп итттерә ала, дип санала.

Россия Дәүләт Думасында да бу тәкъдимне хуплыйлар. Тик депутат Валерий Трапезников белдергәнчә, бюджеттан махсус финанслау булмаячак. “Хезмәт кенәгәсендәге язу эшчегә булышачак, аны рәхәтләнеп эшкә алачаклар. Акыллы җитәкче премия дә язарга мөмкин. Билгеле бер сумманы губернатор да билгели ала. Төбәкләр буенча әлеге системасы бик яхшы эшләячәк, берничә елдан аны бөтен Россия дәрәҗәсенә дә чыгарырга мөмкин булачак”, – дип белдергән депутат.

Иң яхшы эшчеләр турындагы закон проекты парламентның түбән палатасына җибәрелсә, Думаның хезмәт буенча комитеты инициативаны, һичшиксез, хуплаячак.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Россиядә эшче һөнәрләрен популярлаштыру өчен төрле карарлар кабул ителә. Мәсәлән, берничә ел элек “Хезмәт Герое” исеме расланды.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20