Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Эшче яшьләрнең ачык телевизион республика фестивале дәвам итә

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналы эшче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» дип исемләнгән ачык телевизион республика фестивален күрсәтә. Татарстанның яшь эшче көчләре нинди осталыкка ия булганын күзәтергә онытмагыз.

Фестивальдә дәүләт учреждениеләрендә, җитештерү объектларында һәм төрле оешмаларда хезмәт куйган яшь буын вәкилләре катнаша. Традицион рәвештә үткәрелеп килгән «Безнең заман» фестивале елдан-ел киң колач җәя бара. Хәзерге вакытта аның җирле һәм зональ турлары белән беррәттән, гала-концерт белән Казанда тәмамлана торган зур республика финалы ел саен уздырылып килә. Фестиваль һәвәскәрләр өчен төзелгән һәм анда аерым катнашучылар, төрле коллективлар, командалар катнаша ала.

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналында «Безнең заман» фестиваленең республика этабы күрсәтелә. Татарстанның эшче яшьләре нинди осталыкларга бай булуын «Безнең заман» фестивале аша карап белергә була. Мавыктыргыч тамашадан сез дә читтә калмагыз.

Якшәмбе, 22 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Наше время - Безнең заман» фестивален карамыйча калмагыз. Фестиваль «Яңа Гасыр» каналында 14:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера