Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

Эшеннән азат ителгән укытучы хаклымы, әллә "бер гаепсез" укучымы?

Күптән түгел Саба районы Шәмәрдән лицеенда хезмәт укытучысы һәм 7 нче сыйныф укучысы арасында чыккан низаг турында вакытлы матбугат чараларында зур шау-шу купты. Низагның видеоязмасы дәрестә ктанашкан укучыларның берсе тарафыннан социаль челтәргә урнаштырыла. Кичә генә март аенда булган ызгыш турында яңа мәгълүмат пәйда булды — гаугада катнашкан укытучыны эшеннән азат иткәннәр. Бүген, сишәмбе кичендә, «Таяну ноктасы» катлаулы мәсьәләдә дөрес һәм хаталы якларны эзләргә омтылып карый.

Искәртеп узыйк, укучы хезмәт дәресе барышында тәртипне боза һәм шуның өчен укытучыдан кисәтү алган. Кисәтү генә ярдәм итмәгәч, хезмәт укытучысы укучыга линейка белән суга. Мондый адым укучыда ярсу уята һәм ул укытучысына ташлана. Мәсьәләне бәяләр өчен тәҗрибәле мөгаллимнәр җыелды: педагогика фәннәре докторы һәм профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов, танылган психолог һәм психология фәннәре кандидаты Айсылу Нәгыймова, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидтаы Раил Шәмсетдинов, танылган мөгаллимә Рәзилә Арсланова.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 6 нчы июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин