Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

Эшләпәле әфәнде дусларына атап кызыклы концерт куя

Якшәмбе, 9 нче июль, “ТНВ-Планета” телеканалы Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең "Дусларыма" дип исемләнгән концерт программасын күрсәтә. Кызыклы концерт, матур җырлар һәм тугры тамашачы – болар барысы да Асаф Вәлиев концертында.

Асаф Вәлиев — популяр эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты. Актаныш районы Адай мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын, Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлый. Җырчының ул еллардагы остазлары И. Ишбуләков, Э. Трескин һәм С. Җиһанова була.

Консерваториядә укыганда Асаф Вәлиев Виктор Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр киночелтәре джаз оркестрында солист булып эшли. Укуын тәмамлагач, 1986 нчы елда Асафны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә чакыралар. 1989 нчы елда артист «Татар җыры» халыкара фестиваль-конкурсында лауреат исеменә лаек була, ул вакытта җырчы 1 нче премиягә лаек дип табыла. 1993 нче елда Асаф Вәлиевкә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. Бераздан «Асаф» җыр театрының сәнгать җитәкчесе һәм солисты булып эшли башлый. Җыр театры белән РусияФинляндияТөркия, Украина һәм Үзбәкстан кебек илләрдә гастрольләрдә була. 2000 нче елда җырчы Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.

Яраткан җырчыгызның "Дусларыма" дип исемләнгән концерт программасын 12:00 сәгатьтә “ТНВ-Планета” телеканалында карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!