Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Эстон шәһәре Маардуда Сабан туе узды

8 июльдә эстон шәһәре Маарду стадионында Сабан туе хөрмәтенә зур бәйрәм концерты булды. Маарду әлеге бәйрәмне үткәрүдә озак еллар традицион үзәк булып тора. Биредә күпсанлы татар җәмгыятьләренә 1940нчы елларда ук нигез салынган.

Бәйрәм чараларында Эстониядән генә түгел, ерак Азәрбайҗаннан һәм Татарстаннан да кунаклар катнашты.

Маарду шәһәре мэры Владимир Архипов TVN телеканалына интервьюда татар җәмгыятенең бердәм булып, бәйрәмне бергә үткәрүләрен, кунакларның ерак Азәрбайҗаннан һәм Татарстаннан да булуын, җирле халыкның татар мәдәнияте тарихын аңлавын һәм бу бәйрәмнең үткәрелү мәйданы киңәйтә баруын билгеләп үткән.

Искәртеп үтик, Сабан туе бәйрәмен халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү уе Таллинда 2012 елда узган Европа татар яшьләренең II форумында туган. Яшь татарларны ул вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы хуплаган. Сабан туе Эстониядә 1991 елдан бирле үткәрелеп килә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!