Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Евразия җирле хакимиятләре конгрессы кысаларында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы тәкъдим ителә

Евразия җирле хакимиятләре конгрессы кысаларында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы тәкъдим ителә 31 июльдән 1 августка кадәр Татарстан башкаласы Евразия җирле хакимиятләре конгрессын кабул итә. “Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясен каршылап” темасына үткәреләчәк конгрессның географиясе шактый киң: анда Россия, шулай ук Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Украина, Молдова һ.б. якын чит илләрдәге 150дән артык шәһәр җитәкчелеге вәкилләре катнашыр дип көтелә. Әлеге чара глобаль карарлар кабул ителү процессына җирле хакимиятләрне тарту һәм мөмкинлекләрне-куәтне арттыруны төп максат итә.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, конгресс “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге тарафыннан, Казан мэриясе белән берлектә, оештырыла. Евгения Лодвигова искәртеп узганча, 2004 елда елда барлыкка килгән әлеге бөтендөнья оешма 7 төбәк бүлекләреннән һәм шулай ук бүлек статусына ия 2 ассоциациядән гыйбарәт.

“Бу бүлекләр географик урыны буенча бүленә. Аерым алганда, Төньяк Америка, Латин Америкасы, Африка, Европа, Якын Көнчыгыш, Тын океан һәм Евразия бүлекләре бар. Конгресска әлеге санап үтелгән бүлекләрдән дә күп санлы чит ил кунаклары, Европа шәһәрләре мэрлары килүе көтелә. Әйтик, Украинадан пленар сессиядә чыгыш ясачак Ждановка мэры, шулай ук Париж вице-президенты, барлык бүлекләрнең генераль секретарьлары чарада катнашыр дип планлаштырыла, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында һәм Евразия бүлегенең штаб-фатиры Казанда урнашканлыгы, аның президенты Казан мэры Илсур Метшин булуы турында искәртеп узды.

Шунысына да игътибар юнәлтү зарур: Евразия төбәк бүлеге территориясе ягыннан оешмада иң зурысы булып тора. Аның составына коры җирнең 1/6 өлешен биләп торган 12 ил керә.

31 июль көнне конгресс кысаларында Евразия киңлегендә хезмәттәшлекне һәм Евразия геосәяси төбәгенең оешканлыгын-бердәмлеген ныгыту турында сөйләшү уздыру күздә тотыла. Шулай ук “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге генераль ассамблеясы утырышы буласы билгеле. Анда исә Евразия бүлеге президенты, вице-президенты һәм Советы яңа срокка сайланачак. Утырышта шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы нәтиҗәләре тәкъдим ителер дип көтелә.

Искәртеп үтик: 2014 елның августында Казакъстанның Актау шәһәрендә уздырылган Евразия бүлеге берлеге утырышында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтынгын булдыру турында карар кабул ителде. Әлеге фикер агымдагы елның февралендә Барселонада уздырылган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) Бөтендөнья оешмасының югары җитәкчелеге утырышында да хупланды.

“Халыкара активлык рейтингын даими рәвештә үткәрү шәһәрләребезнең халыкара эшчәнлеге автивлыгына этәргеч ясар һәм, ахыр чиктә, аларның инвестицион яктан кызыклы булу дәрәҗәсе һәм туристлар агымы үсешенә китерер дип ышанабыз”, – дип белдергән иде Илсур Метшин Барселонада рейтинг төзү идеясен тәкдим иткәндә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20