Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.07.2016

Евро бер елдагы минимумга кадәр төшкән

Мәскәү биржасында евроны 70, соңрак долларны 63 сумга кадәр кысрыклап, рубль үсешен көчәйткән, дип яза "Интерфакс".

Мәскәү вакыты белән 17.23тә евро курсы, 2015 елның ноябреннән бирле минимумнарны яңартып, 70.0 сумга төшкән, бу кичәге бәя белән чагыштырганда 70 тиенгә арзанрак. Берничә минуттан доллар да 85 тиенгә кимеп, 63 сумга кадәр төшкән.

Базарда катнашучыларның компанияләрдә дивидендлар түләү һәм банкларның резерв фондларын тулыландыру өчен рубльгә ихтыяҗы аның үсешенә китерә.

Шул ук вакытта, нефть бәясе бик акрын арта, бу алга таба Россия валютасының бәясе үсешен тоткарларга мөмкин дип саный белгечләр. Аның каравы, АКШ дәүләт сәркатибе Джон Керриның Россиягә сәфәре һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу ихтималына бәйле сәяси вәзгыять рубльнең тотрыклыландырырга мөмкин, дип өсти алар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20