Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.11.2015

Европа Кубогында “УНИКС” Төркия клубын җиңде

Европа Кубогының төркемле этабында өй матчында Казанның “УНИКС” баскетболчылары Төркиянең «Банвит» командасын җиңде.
Евгеней Пашутин спортчылары өй мәйданында 78:69 исәбе белән өстен булды. “УНИКС” сакчысы Хоаким Колом иң нәтиҗәле уен күрсәтте, аның исәбендә – 23 очко. Казанлылар төркемдә беренче урынны саклады.
Төркиянең “Банвит” командасы Казанга “УНИКС” белән уеннарга сишәмбе төнендә килде, ул вакытта Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләргә бер ни янамый иде. Алар иртән Казан кунакханәсендә уянганда, бөтен дөнья Төркиянең Россия самолетын бәреп төшерүе хакында сөйләшә иде. Шул сәбәпле, «Баскет-холл» да куркынычсызлык чаралары катгый булды.
“УНИКС” – «Банвит» - 78:69 (19:15, 21:10, 23:25, 15:19). 
“УНИКС”: Колом (23 очко), Параховский (11), Лиходей (10), Панин (10);
“Банвит”: Джонсон (16), Фортсон (14), Видмар (13). Подбор 40-37

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20