Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.03.2016

Европа татарлары Чехиядә очраша

6-8 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы идарәсенең киңәйтелгән утырышы уза. Бу халыкара ассоциация 2013 елда Брюссельда гамәлгә куелган һәм Евросоюзның 17 иленнән 25 татар иҗтимагый оешмасын берләштерә. Брнода утырышта Европа татарлары альянсы идарәсе әгъзалары, дистәләгән оешма җитәкчеләреннән һәм активистларыннан тыш, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаменты вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары катнашуы көтелә.
Чит ил татарларының тарихи Ватаннары белән элемтәләрен оптимальләштерү Чехиядә узачак утырышның төп темасы булачак. Анда татар телен саклау, мәдәни проектларны, аерым алганда, Европа Сабан туен, Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына һәм Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган чараларны үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Моннан тыш, татар эшмәкәрләренең Европада татар мдәниятен саклау һәм үстерү роле, Европа татарлары альянсы идарәсе каршында эшмәкәрләр клубы булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Көн үзәгенә татар массакүләм мәгълүмат чараларының этномәдәниятне саклауда һәм татар халкын берләштерүдә роле буенча фикер алышачаклар. Европа татарлары альянсы фикеренчә, ватандашлар өчен үз басмаларын булдыру вакыты җитте, анда Татарстан тормышы, шулай ук чит ил татарларының көндәлек тормышы яктыртылыр иде.
Чара программасына Г.Әбсәламовның “Ак чәчәкләр” романы буенча куелган шул исемдәге фильмны экранга чыгаручылар белән иҗади очрашу да кертелгән. Шулай ук Европаның төрле почмагыннан килгән катнашучылар Татарстан сәнгать осталары концертын карый алачак, ул 6 апрельдә “Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре” форумы кысаларында узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20