Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Ф. Мөхәммәтшин элеккеге җитәкчеләргә дәүләт гарантияләрен бирү тәртибен катгыйландыру законы турында: “Минемчә, бу дөрес караш”

Бүген парламент утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты статусы һәм республиканың дәүләт вазифалары турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Ул элегрәк республиканың беренче затлары вазифаларында эшләгән шәхесләргә дәүләт гарантияләрен бирү тәртибен катгыйландыруны күздә тота. Сүз ТР Президенты, Дәүләт Советы Рәисе һәм Премьер-министр вазифалары турында бара.

Закон проекты нигезендә, “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында” республика законының 19 нчы маддәсенә һәм “ТР дәүләт вазифалары турында” республика законының 13, 13.1 маддәләренә үзгәрешләр кертелү каралган. Дәүләт гарантияләре белән тәэминат тәртибе РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан үзгәртелгән, бу нисбәттән, республика законын федераль документка тәңгәлләштерү зарур. Шуны да билгеләп узу зарур: закон проектында каралганча, өстәмә гарантияләр, вәкаләтләреннән гаепле булып азат ителгән, шул исәптән РФ законы кысаларында үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән һәм тыюларга, чикләүләргә буйсынмаган җитәкчеләргә бирелмәячәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисне Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шәрехләп үткәнчә, яңа закон проекты кабул ителү белән, дәүләт гарантияләре бары тик пенсия яшенә җиткәч кенә биреләчәк. “Минемчә, бу дөрес караш. Безнең бу мәсьәләдә бернинди проблемаларыбыз юк, халык моны хуплый. Аеруча күп еллар дәвамында республика белән бик авыр чорда идарә иткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне алсак, әлбәттә, аның социаль яклау белән тәэминаты мөһим. Минемчә, мондый чикләү гадел, чөнки эшләүче гаепле булып, эшенә тап төшереп китмәсә, аңа, һичшиксез, республика үсешенә керткән өлеше өчен дәүләт тарафыннан ярдәм булырга тиеш”, - дип фикере белән уртаклашты парламент башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20