Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Фатир мәсьәләсен «Дом на Озерной» башкача күрсәтә

Чәршәмбедән «Яңа Гасыр» каналында «Дом на Озерной» сериалы күрсәтелә башлый. Зур гаиләнең кечкенә генә йортка җыелуы көтелмәгән вакыйгаларга алып килә.

Фатир мәсьәләсе мәскәүлеләрне генә түгел, ә кечкенә генә «Дом на Озерной» яшәүчеләрен дә бозган. Зур булмаган йортта күпсанлы Седовларның гаилә әгъзалары гомер итә.

Икътисадый һәм гаилә кризисына корылган фильмда билгеле актерлар катнаша: Никита Высоцкий, Ирина Купченко, Василий Лановой, Илья Носков, Лев Прыгунов һәм Александр Робак. Фильм зур үскән бертуган кызларның үз гаиләләре белән туган йортларына җыелу тарихын сөйли. Вакытлыча гына бергә яшәргә дип берләшкән яшь гаиләләрнең бер түбә астында гомер итүләре озаккарак сузыла. Кызыклы тарихның нинди чишелеш алуын «Дом на Озерной» сериалын карап кына белә аласыз.
Төрле маҗаралар һәм фатир мәсьәләсенә корылган «Дом на Озерной» фильмын һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 9:00 һәм 0:55 сәгатьләрдә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы хитлары КОС Лушников