Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2016

Фермерлар продукциясен сатуны планлаштырган агропарклар районнарда да төзелергә мөмкин

 Татарстан районнарында агросәнәгать парклары булдырылачак. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә товарларын сатарга ярдәм итү максатыннан төзеләчәк бу объектлар әлегә республиканың 5-6 районында төзелер дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.

Агросәнәгать парклары төзү өчен бюджеттан акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук район муниципаль бюджетыннан һәм фермерлар үзләре дә өлеш кертер дип күздә тотыла. Проектның бәясе якынча 70 млн сумга төшәчәк. 

“Без чимал җитештерәбез һәм шуңа да зур сәүдә челтәрләрендә сату итә алмыйбыз. Сәүдә үзәкләре исә товарларны партияләп алырга тиеш. Алар бөтен товарны да бер урыннан гына барып алсын өчен безгә районнарда агропромпарклар булдырырга кирәк”, - диде Камияр Байтимеров.

Проектта сәүдә залыннан тыш лаборатория ит, сөт, яшелчә эшкәртү цехлары каралган. 



Фермерлар һәм кресьян хуҗалыклары берлеге рәисе үзенең шик-шөбһәләре белән дә уртаклашып, яңа агропромпарклар "Казан" агропромпаркы язмышын кабатламасын иде дигән фикер белдерде. Инде мәгълүм булганча, Камияр Байтимеров "фермерлар базары" буларак билгеле "Казан" агропромпаркы җитәкчелеген оешманың идеясеннән тайпылуда гаепләде. Ул фермерларның товарларын сату өчен дип төзелгән урын гадәти базарга әйләнеп калды дигән фикердә.

Камияр Байтимеров фикеренчә, агропромпаркларның акцияләре муниципаль район кулында булырга тиеш. Әгәр агросәнәгать паркы чиновниклар кулына эләксә, ул гадәти бер базарга әверелеп, фермерларга юл ябылачак дигән фикердә Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе. Аның сүзләренчә, парк белән кооператив идарә итәргә тиеш һәм әлеге кооперативлар инде төзелгән. Киресенчә булганда, бу дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итү һәм бу эш белән мәшгуль кешеләрнең вакытларын юкка сарыф итү генә булачак дип саный Байтимеров.

Агросәнәгать паркларының проектлары инде булдырылган. Хәзер район башлыклары белән сөйләшүләр алып барыла. Беренче агропромпарклар Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Әлмәт районнарында барлыкка килергә мөмкин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20