Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.08.2015

Фесикова Казандагы ДЧда: “Бер кызга егетләр белән бергә йөзү авыр”

Россия йөзүчесе Анастасия Фесикова Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатында 4X100 метр дистанциягә катнаш кушылма эстафетада ярыштан соң, аңа җитди карамавын билгеләп узды.

Искәртеп узабыз, Россия җыелмасы 5 нче урынны алды. Фесикова беренче этапны чалкан йөзеп узды, һәм ул бу этапта көндәш ир-атлар арасында бердәнбер хатын-кыз булды.

“Безнең эстафетада башкача катнашу буенча бүтән вариантлар юк иде. Әгәр без беренче ике этапка ир-атларны куйган булсак, аннары командада башка командаларның кызлары дәрәҗәсендә көчле “дельфиныбыз” булмас иде. Шуңа күрә шулай куярга уйладык, һәм мин җитәкчелек белән тулысынча килешәм. Әмма барыбер бүген килеп чыкмады. Берничә этапта чыгыш ясау буенча бөтен команданың уңышлы чыгышына ирешә алмадык. Кәеф кырылды инде, хәзер аерым кушылма эстафеталарга әзерләнәчәкбез”, - дип белдерде Анастасия Фесикова.

“Мин катнаш эстафетага җитди карамыйм. Авыр, әлбәттә. Мин берүзем бастым, калганнары – бар да егетләр. Бу күнегелгән хәл түгел”, - дип белдерде йөзүче.

Бала тудырганнан соң спортка әйләнеп кайткан Фесикова нык кына алҗуын таныды. “Минем өчен ике көн ниндидер марафон кебек узды. Мөгаен, мин, җыелмадагы башкалар дәрәҗәсендә әзер түгелмендер. Ярты ел тренировка – мондый эш күләме өчен аз. Хәзер өч көн ял көтә, кушылма эстафетага көч җыярга кирәк”, - диде спортчы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20