Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Февраль аенда Татарстанда 1508 хезмәткәргә эш хакы буенча бурыч түләнгән

Быелның февраль аенда Татарстанда тугыз предприятиедә эшләүче 1508 кешегә эш хакы буенча бурыч түләнгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләнгән акчаларның гомум бәясе 18 млн сумнан артып китә. "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖнең 1нче филиалы, "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖнең 2нче филиалы, «Джукетау» ҖЧҖ,  «Строй-Кран» ҖЧҖ, «Евроокно» ҖЧҖ, «Бугульминское ПАТП», «КамгэсЗЯБ» ҖЧҖ, «КазХимНИИ» АҖ,  «Казгражданпроект» институты" ААҖендә эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча әҗәтләр кайтарылган. 

Министрлык хезмәт хакларын вакытында түләмәгән эш бирүчеләр белән шөгыльләнүне дәвам итә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20