Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

“Филармониада” VIII фестивале ТР Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры һәм Ольга Пудова катнашында концерт белән ачыла

“Филармониада” VIII фестивале ТР Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры һәм Ольга Пудова катнашында концерт белән ачыла “Филармониада” VIII халыкара фестивале 5 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры һәм Мария театры артисты Ольга Пудова катнашында концерт белән ачыла. Программада – рус һәм чит ил опера классикасы, рус романслары һәм халык җырлары, шулай ук оркестр музыкасы.

Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре, программасы турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, концерт эше буенча аның урынбасары Ренат Закиров һәм “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова бәян итте.

Кадыйм Нуруллин билгеләп үткәнчә, бүген без еш кына дөньякүләм мәдәни чаралар турында сөйлибез, шул ук вакытта күрше төбәкләрдә нинди иҗат коллективлары барлыгын белмибез. Бу уңайдан “Филармониада” фестивале аерым әһәмияткә ия, чөнки ул Россия төбәкләренең мәдәниятләре белән танышу мөмкинлеген булдыра, диде ул. Татар дәүләт филармониясе директоры фестивальнең тагын бер үзенчәлегенә игътибарны юнәлтеп, аның сәхнә сәнгатенең төрле жанрларын колачлавын, жанрлар санының елдан-ел артуын ассызыклады. Ул чараның 5-15 декабрьдә, ягъни 11 көн дәвамында уздырылачагын искәртеп, киләчәктә аны үткәрү вакытын тагын да озайту күздә тотылуына басым ясады.

Ренат Закиров быел “Филармониада” фестивалендә катнашучыларның саны 250дән артып китүен билгеләп үтте һәм: “Фестивальдә күп төрле жанрлар тәкъдим ителгәнлектән, ул теләсә кайсы тамашачыга кызыклы булачак”, – дип ассызыклады. Ул программага аерым тукталып, анда каралган чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, 6 декабрьдә Саха (Якутия) Республикасының “Якутия виртуозлары” скрипкачылар дәүләт ансамбле күренекле классик композиторлар – Бах, Моцарт, Вивальди, Чайковский, Пьяцолла әсәрләрен тәкъдим итәчәк. 7 декабрьдә Мәскәү опера театрларының әйдәп баручы артистлары катнашында “Сильва” опереттасы сәхнәгә куела. Сүз уңаеннан, быел бу спектальгә 100 ел тулган. 8 декабрьдә күренекле рок-музыкант Александр Ф. Скляр һәм Максим Пиганов җитәкчелегендәге “Тромбон-шоу” коллективының уртак проекты – күренекле совет эстрада артисты һәм җырчысы Леонид Утесовның тууына 125 ел тулуга багышланган “Спасибо, сердце” концерты, 9 декабрьдә Россиянең дөньякүләм танылган балет биючесе Фарух Рузиматов һәм Мария театры йолдызлары катнашында “Город для одного” моноспектакле була. Илья Резникның “Святая к женщине любовь” иҗат кичәсе 10сына, күренекле актер Даниил Спиваковский катнашында “Про Федота-стрельца, удалого молодца” моноспекталенең Казандагы премьерасы 11енә билгеләнгән.

12 декабрьдә Даниянең дөньякүләм танылу алган “Jordans Drive” музыкаль төркеме свинг, джаз һәм рок-н-ролл стильләрендәге хитлар белән чыгыш ясар дип көтелә. 13 декабрьдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм “Казан” бию ансамбленең “Безнең аһәң” концерты була. Чулпан Закирова сүзләренә караганда, әлеге программа бу ике коллективның Кытайга уртак гастрольләре кысаларында тәкъдим ителеп, тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән.

Быел фестиваль кысаларында музыка һәм кино сәнгатен берләштергән оригиналь жанрны күрү мөмкинлеге дә булдырыла. Аерым алганда, 14 декабрьдә Чарли Чаплинның “Малыш” фильмы Мәскәүнең “Noir” кыллы квартеты һәм “Quitenza” рок-төркеме башкаруында тере тавышка ияреп күрсәтелә.

“Филармониада” фестивален 15 декабрьдә маэстро Энхе җитәкчелегендәге Урал Яшьләр симфоник оркестры концерты белән ябу ниятләнә. Концерт композитор Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20