Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

Фин галимнәре Европага янаган корылык турында кисәтә

Фин галимнәре Европага янаган корылык турында кисәтә.

Парник эффектын киметү чаралары күрелмәсә, йөзеллык ахырына климатның җылынуы бөтен Европа буенча өске катлам җирнең коруына китерәчәк. Әлеге нәтиҗәне Финляндиянең Метеорологик институт галимнәре күзәтү һәм исәпләүләр нигезендә ясаган.

Европаның көньягында аеруча корылык көтелә, яңгырларның саны кимеп, һәр икенче җәй бик эссе булыр дип фаразлана.

Төньяк Европа илләрендә әлеге күренеш азрак булачак. Мәсәлән, Финляндиядә, тикшерүчеләр фаразлавынча, аеруча эссе җәй икенче йөзьеллык башында ун елга ике-өч тапкыр күзәтеләчәк, дип яза flashnord.com.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин