Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2017

Финляндия башкаласыннан хоккей трансляциясе әзерләнә

Сишәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Финляндиянең Хельсинки каласыннан турыдан-туры хоккей трансляциясе күрсәтә. Казанның «Ак Барс» клубы Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә «Хартвалл Арена» бозында җирле «Йокерит» командасына каршы уйный.

Бүгенге «Йокерит» командасында Рәсәй җанатарына таныш уенчылар исемлегенә берничә сезон дәвамында Өфе һәм Мәскәү данын яклаган һөҗүмче Антти Пильстрём белән Екатеринбург-Өфе-Хельсинки маршруты буенча уйнаган сакчы Сами Лёпистене кертергә була. Фин командасы капкасында Милли Хокей Лигасына киткәнче уңышлы рәвештә Омскның «Авангард» клубы капкасын саклаган Карри Рямё тора. Быел гына КХЛ чемпионатына әйләнеп кайткан капкачының бурычы командада беренче номерлы капкачы булу, билгеле.

Чемпионатның унынчы сезонында «Йокерит» командасының үз «джокеры» пәйда булды. Унсигез яшьлек Ээли Толванен быелгы КХЛ сезонының төп ачышы булырга охшый. Яшь булуына да карамастан, Ээли сезон башында фин командасы өчен чын зурлар хоккее күрсәтә. Моның шулай булуын уенчының нәтиҗәле алка һәм паслары да дәлилли — чемпионатның 14 у.е.ныннан соң яшь хоккейчы «Йокерит» өчен 10 алка һәм 8 пасы белән команданың иң нәтиҗәле уенчысы исәпләнелә. Узган сезонда Төньяк Америка яшьләр лигасында яхшы уен күрсәткән Толванен быел Милли Хоккей Лигасы драфтының беренче раундында сайланды. Аны 30 нчы номер астында «Нэшвилл Предаторс» хоккей клубы «үзләштереп куйды». Казанлыларга фин командасы ягыннан төп куркыныч шушы яшүсмер ягыннан килүе бик тә мөмкин. Мондый яшь командага каршы «Ак Барс» үз көчен тулы рәвештә күрсәтә алырмы?

Сорауга җавапны сишәмбе, 17 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша «Йокерит» һәм «Ак Барс» командалары арасындагы хоккей уенын карап белергә мөмкин. Хоккей трансляциясе 18:30 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» өчен «Яңа Гасыр» белән бергә җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!