Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

Фитнеска бәйле сораулар "Таяну ноктасы" студиясендә чишелә

Чәршәмбе, 3 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Фитнес модага иярүме, әллә сәламәт яшәү рәвешеме?» һәм «Фитнес белән шөгыльләнергә кирәкме?» кебек сорауларга җавап эзлиләр. Менә шушы сорауларны көн алдына куеп, алып баручы Венера Иванова һәм килгән кунаклар уртак фикергә килә алырлармы? Бу сорауга җавапны өченче май кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруын карап белә аласыз.

Студиянең кунаклары: танылган язучы һәм журналист Заһид Мәхмүди, фитнес юнәлеше инструкторы Лениза Ризванова, «Яңа Гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, яшь журналист Эльвира Әхтәмова. Алар фитнесның үз тормышларындагы бүгенге әһәмияте һәм файдасы турында сүз йөртерләр.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 3 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера