Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Фитнесның мода гына булмавын “Таяну ноктасы” дәлилләргә тиеш

Пәнҗешәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы фитнес темасына кагылышлы әңгәмә оештыра. Кайбер белгечләр фитнесның бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвешен алып баруда төп компонент исеменнән төшеп калып, иң эре мода берәмлегенә әверелеп баруын билгелиләр. Хакыйкать чынлыкта шундыймы?

Проблемалы сорауга «Таяну ноктасы» тапшыруы кунаклары җавап эзли. Чыгарылышның исеме «Фитнес — модага иярүме?» дип атала һәм шул рәвешле студия кунаклары алдына ике төрле җавап килеп баса. Чынлыкта кунаклар нинди фикергә килер: фитнес күптән моданың аерылгысыз өлешенә әйләндеме, әллә фитнес сәламәт яшәү рәвеше өчен иң яхшы алым исәпләнәме?

Кызыксындырган сорауларга «Таяну ноктасы» тапшыруы пәнҗешәмбе, 13 нче июль, 19:00 сәгатьтә җавап бирә.

Студиянең кунаклары: танылган язучы һәм журналист Заһид Мәхмүди, фитнес юнәлеше инструкторы Лениза Ризванова, «Яңа Гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, яшь журналист Эльвира Әхтәмова. Алар фитнесның үз тормышларындагы бүгенге әһәмияте һәм файдасы турында сүз йөртерләр.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны пәнҗешәмбе, 13 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин