Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

Физика факультеты студентлары башваткыч чишә

Киләсе «Башваткыч» тапшыруы чыгарылышында сез Казан федераль университетының физика факультетында белем алучы студент егет-кызлар белән танышырсыз.

Тапшыру редакторларының сүзләренә караганда, яшь физиклар татар телендә физика белән бәйле сораулардан торган башваткыч чишәргә үзләре теләк белдергәннәр. Күп вакытларын физика дәреслекләре укып уздырсалар да, студентлар үзләренең төрле өлкәгә караган сорауларга җавап таба алачакларына ышаналар. Моның чынлыкта шулаймы, түгелме икәнен бу ялларда «Башваткыч» тапшыруын карагач белерсез.

Яшь физиклар белән тапшыру чыгарылышын сез 13 нче май 19:20 сәгатьтә «ТНВ-Планета», ә 14 нче май 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалларында карый аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!